Булачак шагыйрь хәзерге Арча районының (ул вакытта Казан губерниясе, Мәңгәр волосте) Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске
стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол
калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Саснамулласына
кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер
карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шунда аның газаплы, авыр
тормышы башлана.
Бераз
соңрак әнисе баланы үзе янына ала. Ләкин бәхетле чаклар озак булмый:
әнисе дә вафат була. Үги атасы-мулла Габдулланы, озак та тормастан,
әнисе ягыннан бабасына - Өчиле авылына кайтарып җибәрә. Ә инде бу
гаиләдә балалар болай да күп була, шуңа Апуш күп кыенлыклар кичерә.
Бәләкәй
Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше
авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән
саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри...
Халык
арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә
һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы
булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә
ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә
һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына
кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар. «Инде миннән
мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы
алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ул алтынчы гаиләгә күчә.
Оядан
ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып
чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда
озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул
үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.
Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
укай
поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре
алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен
Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә
тора. Ихтимал, Галиәсгар Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз»
редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре
либераль юнәлештәге «Йолдыз»да басыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле
Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада
басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе
шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән
дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән
үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының
эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура –
Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда
әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г.Камал.
Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр
турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль
караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да
яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый
җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора.
Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән гайбәтчеләрдән
качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.
Комментариев нет:
Отправить комментарий