Г. Тукайның шигырьләре

Г.Тукайның шигырьләре
ТУГАН ТЕЛ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. 

Иң элек бу тел берлән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. 

И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: 
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! 



ПАР АТ

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; 
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. 

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; 
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. 

һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; 
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. 

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; 
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм. 

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, 
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. 

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; 
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. 

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин; 
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин. 

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын, 
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын! 

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким; 
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим. 

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем? 
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем! 

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору; 
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору. 

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым; 
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем. 

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: 
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан». 

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна: 
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!» 

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; 
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! 

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; 
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. 

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; 
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур... 



ТЕАТР

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, 
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. 

Театр —яктылыкка, нурга илтә, 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 

Театр көлдерәдер, уйнатадыр, 
Тагы үткән гомерне уйлатадыр. 

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең 
Көләрлек булса, булмаса — еларсың. 

Күрерсең тормышың нинди: җитешме? 
Җитеш булмаса, кай җире җитешми? 

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең,— 
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең. 

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; 
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. 

Тигез күрә бөтен җанны театр: 
Кирәк кол бул, кирәксә император. 

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; 
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. 

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, 
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. 

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә; 
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, 

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч, 
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч. 

Тәкмил итү—камилләштерү. 
Тәхсил иту — алу. 
Гали — олы. 
Дарел-голүм — белем йорты. 
Дарел-әдәп— әдәп йорты. 
һиммәт — тырышлык. 
Мөддәте тулганда — вакыты җитеп. 




КИТМИБЕЗ! 

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: 
— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит!—диләр. 

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: 
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. 

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; 
Камчылар—шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре! 

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер; 
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! 

Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик? 
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик? 

Без күчәрбез, иң элек күчсен безем Әмсарыбыз, 
һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз. 

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; 
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл). 

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия! 
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ!* 

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада: 
— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!** 

Тәклиф иттеләр — көчләделәр. 
Сәкарьгә — тәмугка. 
Әмсарымыз—шәһәрләребез. 
Әгъсарымыз—гасырлар буенча үткән елларыбыз. 
*Ру сияһ—кара йөз димәктер (фарсыча). (Г. Тукай искәрмәсе.) 
**Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр. 
Гыйззе вә җәл—кодрәтле һәм шанлы. 




ШҮРӘЛЕ

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; 
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. 
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем; 
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. 
Ул авылның,— һич онытмыйм,—һәр ягы урман иде; 
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. 
Зурмы?—дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; 
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. 
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; 
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. 
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; 
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. 
Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; 
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. 
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. 
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; 
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. 
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
¬ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. 
Бервакыт чук-чук итеп сайрый ходайның кошлары; 
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. 
Монда бульварлар, клуб һәм тансавальня, цирк та шул; 
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул. 
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби; 
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. 
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре. 
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе: 
Аһ!—дисең, без ник болай соң? без дә хакның бәндәсе. 

Гонҗә—ачылып җитмәгән чәчәк. 
Садаи хуш —ягымлы тавыш. 
Нам— исем. 
Сауләт — батырлык. 


Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар; 
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар. 
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши; 
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше. 
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр; 
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр, 
Һич гаҗәп юк, булса булыр,— бик калын, бик күп бит ул; 
Күктә ни булмас дисең,— очсыз-кырыйсыз күк бит ул! 



МӘХӘББӘТ

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; 
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. 

Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтегез, рухланмаган? 
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкинеңме — кайсысы? 

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк — 
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы. 

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре,—әйтсәгез лә, энҗедән ким кай төше? 

Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру, 
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы. 

һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин, 
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы. 

Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! — 
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? 

Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зан итәм; 
Кайда Фәрһад1 берлә Мәҗнүн2—мин аларның таңчысы! 

Шигъре — шигырен. 
Парә-парә — кисәк-кисәк, телем-телем. 
Гашыйкый — гашыйкны. 
Анчак — тик, бары. 
Барча әхрары мәхәббәт — иң кайнар мәхәббәт ияләренең барысы. 
Зан итәм— уйлыйм. 




КИТАП

һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, 
Үз-үземне күрелмичә, рухым төшсә, 
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны 
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; 

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, 
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, 
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса 
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь,— 

Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам; 
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, 
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. 

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем 
Була минем юл күрсәткүче йолдызым; 
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, 
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем. 

Җиңелләнәм, мәгъсумланам мин шул чакта, 
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; 
Ышанычым арта минем үз-үземә, 
Өмид берлән карый башлыйм булачакка. 



ТУГАН АВЫЛ

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным, төнем белән. 

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръан аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдие1, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. 

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер—кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. 



БӘЙРӘМ БҮГЕН

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. 
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; 
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген! 

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын: 
«Ул киенгәндер»,— дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын: 
«Ислемай сөрткән икән дөнья!»—дидем: бәйрәм бүген! 

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән: 
«Күңле нечкәргән!»—дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: 
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; 
Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» 



АНА ДОГАСЫ

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, 
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып. 

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган 
Халык йоклый—каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. 

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк; 
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут. 

Әнә шул өй эчендә ястүеннән1 соңра бер карчык 
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып; 

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын: 
«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!» 

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; 
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? 

Уйку—йокы. 
Кырьенда — кырыенда. 
Яд итә—исенә төшерә. 
Булсайде — булса иде. 




АЙ ҺӘМ КОЯШ

һималая тау өстендә алтын бишек, 
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп; 
Җил төн буе йоклаганын саклап тора, 
Тирбәтә һәм өстен, башын каплап тора. 

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә , 
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; 
Исә-исә бөтен дөнья буе китә: 
«Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!» 

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, 
Анда кереп йоклый инде энесе Ай; 
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, 
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. 

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә 
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; 
Кояш һәм Ай—ике туган агай-эне — 
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләтә. 

Уяндисә — уянды исе. 
Мәгърибкәчә—кояш баткангача. 




ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре: 
Аңламак', белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән

Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары. 
Мондый күрнеш сөйнеченнән инде мин алдан беләм: 

Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары. 
Өсттә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар, 

Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары. 
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары. 

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары, 
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары. 

Йөрмәсен бөгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,— 
Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! 

Дикъкатә лаек — искә алырга лаек. 
Тәрәккый — прогресс. 
һәрдәм—һәрвакыт. 
Гаувас — чумып энҗе-мәрҗән эзләүче. 
Касд--теләк, омтылыш. 
Фәхерле — мактанычлы. 




МӘХБҮС
(Пушкиннән) 

Утырам мин тимер читлек эчендә, 
Каты кайгы, ачы хәсрәт эчемдә; 

Караңгыда, каты җирдә, юештә, 
һаман бер төсле җирдә, бер рәвештә. 

Күренде бервакытта бер яңа эш: 
Ирек-иркендә үскән яшь каракош

Тәрәзәм алдына килде дә кунды, 
Чукырга канлы калҗасын тотынды. 

Шуны ул бер чукый, тагын да ташлый, 
Очар төсле, канатын селкә башлый; 

Чукый, йолка, вәләкин анда-санда 
Карап-карап куя миңа табан да. 

Бу моңлы иптәшемнең күз карашы, 
Тагын да әллә нинди ят садасы. 

Дигән төсле була: «Мондин күчик без, 
Канатлан син дә, сахрага очыйк без! 

Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә, 
Бөрадәр! Тиз китик без шунда, кайда

Җәелгән ямь-яшел кырлар, болыннар; 
Тавышсыз, тынсыз, аулак һәр урыннар. 

Вә шунда, кайда диңгезләр төтен күк 
Булып күренәдер күзләргә, күм-күк. 

Болытлар сәйритә анда, алара, 
Алар артында зур таулар агарга. 

Вә шунда, кайда аулак, җил дә мин тик, 
Йөрербез бергә-бергә син дә мин тик».

Мәхбүс — тоткын. 
Сада—тавыш, аваз. 
Бөрадәр — туган. 
Сәйритә (сәер итә)—күчеп йөри. 



Комментариев нет:

Отправить комментарий